Титанофонеуслар — борынгы ерткыч рептилияләр нәселе. Алар Урта Перм чорында, хәзерге Урал алды һәм Идел буе территорияләрендә, якынча 265 миллион ел элек яшәгәннәр. Аларның исемнәре грек теленнән— «титаник үтерүче» дигәнне аңлата.
Титанофонеусларның гәүдә авырлыгы якынча 600 килограмм тәшкил иткән. Яшь титанофонеуслар3 метрозынлыккакадәр ирешкән, өлкәннәр 5 метрозынлыккаҗиткән. Бөтен ознлыкның 60 сантиметрын баш сөяге тәшкил иткән: баш сөягенең алгы өлеше биек һәм тар, ә арткы (сугым) өлеше киң булган, бу исә муен мускулатурасының яхшы үсешен күрсәтә. Зур чигә чокыры аша галимнәр көчле чигә мускуллары булуын билгеләгәннәр, алар титанофонеусларга авызларын тиз һәм каты ябу мөмкинлеге биргән.
Үткән очлы авыш өске кискеч тешләре бу вакытта астагылар арасындагы аралыкка тыгыз керә. Әгәр дә бу төгәллек булмаса, җанвар авызын көчле япканда тешләрен сындырыр иде.
Титанофонеусларның казык тешләре артка таба бөгелгән, һәм аларның кырыйларында вак тешчекләрдән торган үткен кисүче кырлар бар. Мондый теш төзелеше төрле тарихи чорларда күп ерткычларда очрый, мәсәлән кайбер динозаврлар һәм эре акула төрләрендә дә күзәтелгән.
Ихтимал, титанофонеуслар ярымсулы яшәү рәвеше алып барганнардыр һәм эре балыклар, моллюскалар һәм җир-су хайваннары белән тукланганнардыр. Кайвакыт алар эре рептилияләргә дә, бигрәк тә төркемл белән аулаганда, һөҗүм итә алганнар.


