«Татарстанның Табигать тарихы музее» күргәзмәсе Җир планетасының дүрт миллиард елдан артык булган тарихын колачлый. Монда Чиләбе һәм Дроня метеоритларының фрагментларын күрергә, ярымкыйммәтле һәм бизәү ташларының кайда һәм ничек табылуын, Татарстан территориясендә очрый торган файдалы казылмалар белән танышырга мөмкин.
Экспозициянең бер өлеше борынгы заманнарда яшәгән җан ияләренә багышланган. Кунаклар динозаврларның төзелеше, нәрсә белән тукланулары турында мәгълүмат алачак, аммонитлар һәм белемнитлар кебек борынгы моллюскларның нинди булганын күрәчәк, шулай ук кайсы кесәрткеләр тираннозаврларның якын туганнары һәм бүгенге кошлар белән җәнлекләрнең ата-бабалары булганын беләчәк.
