Музей 1986 елда әсәрләре татар поэзиясенең һәм дөнья мәдәниятенең алтын фондына кергән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан ачыла. Ул Казанның Иске Татар бистәсендәге иң матур биналарның берсендә урнашкан. Ике катлы йорт XIX гасыр ахырында салына, соңрак архитекторлар Г.Б. Руш һәм Ф.И. Амлонг проекты белән үзгәртеп төзелә. Бина Шамил йорты буларак билгеле: биредә 1882–1906 елларда гаиләсе белән Төньяк Кавказ халыкларының милли каһарманы имам Шамилнең уртанчы улы Мөхәммәтшәфи Шамил яшәгән.
Ачылган көннән башлап музей бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатын яратучыларны берләштергән үзәк, шул ук вакытта, тамашачыларны хәзерге татар сәнгате һәм мәдәнияте эшлеклеләренең иҗаты белән таныштыра торган мәдәни клуб та булып тора. Биредә әдәби-музыкаль кичәләр, концертлар, лекцияләр, очрашулар һәм искә алу кичәләре еш үткәрелә.

